Уйлап табучы әкиятче Корней Чуковский (0+)

30 һәм 31 март көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар язучысы Корней Иванович Чуковский юбилее уңаеннан нәни китап сөючеләр өчен «Уйлап табучы әкиятче Корней Чуковский» дигән чара узды. 

Изобретательный ..
IMG_0742
IMG_0718
IMG_0818
IMG_0882

Китапханәче балаларны юбиляр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, танылган «Муха-Цокотуха» һәм «Доктор Айболит» әкиятләренең кызыклы килеп чыгу тарихын бәян итте. Китапханә кунаклары Корней Чуковский китаплары буенча төзелгән викторина сорауларына актив җавап бирде һәм күңелле үткен сүзле табышмаклар чиште. Ә «Тылсымлы капчык» балалар язучысының иң танылган әсәрләреннән предметларны искә төшерергә ярдәм итте. Балалар бик теләп «Путаница» һәм «Федорино горе» мультфильмнарын карады. Балалар өчен чара китапханәдә узган «Тылсымчы Корней бабайның китап дөньясында» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгесе эшләрен карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: